Саклык Банкында үзгәреш: башка банклар карталарына акча күчергән өчен берничә процент тотып кала башлаячаклар

Саклык Банкы июль башыннан башка банклар карталарына аларның сайтлары һәм кушымталары аша акча күчергән өчен 1,25 процентлы комиссия кертә.

“2022 елның 1 июленнән Сбер картасыннан башка банклар, кредит һәм микрофинанс оешмалары карталарына аларның сайтлары һәм кушымталары аша акча күчергән өчен комиссия гамәлгә кертелә”, – дип билгеләп үтелгән кредит оешмасы сайтында.

Комиссиянең минималь күләме – 30 сум, максималь күләме 150 сум тәшкил итәчәк.
Саклык банкы клиентларына, элеккечә үк, “Сбербанк онлайн” аша аена 50 мең сумга кадәр комиссия түләмичә акча күчерергә мөмкин. Моннан тыш СБП (“Система быстрых платежей”) аша башка банклар клиентларына аена 100 мең сумга кадәр акча җибәрергә була.


Фикер өстәү