Үзеңнең сәламәтме, түгелме икәнлегеңне гади генә тест ярдәмендә дә ачыклап була. Түбәндәге сорауларның барысына да «әйе» дип җавап биргән кешенең күңеле тыныч булсын – ул сау-сәламәт.
- Тамак ачкач кына ашыйсыз. Ашказаны тулганчы ашамыйсыз.
- Көнгә өч тапкыр туклыклы итеп ашыйсыз (аксым, май, углевод, клетчаткалы ризыклар).
- 5–6 нчы катка баскычтан җиңел генә күтәрелә аласыз. Тыныгыз бетми.
- Иртән будильниксыз да җиңел генә уяна аласыз.
- Йокларга яткач, 10–15 минут эчендә йоклап китәсез.
- Эштән кайтканнан соң яраткан хоббиегыз белән шөгыльләнергә вакытыгыз бар.