Балтачта 71 килограммлы бәлеш пешерер өчен махсус мич чыгарганнар

Балтачта 71 килограммлы борай бәлеше пешереп, Россия рекорды куйдылар.

“Бәлеш пешерү өчен махсус мич чыгардык, чөнки бер метр диаметрлы табаны сыйдырыр өчен гади мич кенә туры килми. Табасы да шушы чара өчен махсус әзерләнде. Аның авырлыгы 58 килограмм. Бәлеш пешерер өчен кызуы җитсен дип мичкә өч тәүлек буе яктык», — диде пешерүчеләр.

Бәлеш эчлегенә 20 килограмм сөяксез ит, 5 килограмм суган, 34 килограмм борай, 5 килограмм сыер мае кулланылган. Камыры 10 килограмм оннан басылган.


Фикер өстәү