Казаннан чыгу юлында ике җиңел машина бәрелешкән, бер кеше һәлак булган

Бүген иртәнге 6.40 сәгатьтә Казаннан Лаеш районына бара торган юлда, Май комбинаты янында ике автомобиль бәрелешкән, дип яза «Татар-информ».

Дәүләт автоинспекциясендә белдерүләренчә, авария Боровое Матюшино ягына таба бара торган юлда булган. Биредә Toyota һәм «Лада» маркалы машиналар бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада» белән идарә иткән хатын-кыз һәлак булган. Авария турында тулырак мәгълүмат ачыклана.

 


Фикер өстәү