Якшәмбе көнне, 26 июньдә, Пенза өлкәсенең, Городище районы, Никоново станциясе урман дачасыннан ерак түгел 17 яшьлек егет батып үлгән. Аның гәүдәсен водолаз-коткаручылар эзли.
«ПензаИнформ» хәбәр иткәнчә, 11нче сыйныфны тәмамлаган яшүсмер әти-әниләре һәм башка балалар белән бергә чыгарылыш кичәсен билгеләп үтәргә, ял итәргә килгән була.
Фаҗигәнең шартлары ачыкланачак.