Фәрит Мөхәммәтшин халыкның гозерен тыңлады

Кемгәдер – Россия паспорты, кемгәдер читек кирәк. Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның иҗтимагый кабул итү бүлегендә халыкның гозерен тыңлады.

Дәүләт Советы Рәисенә иң элек Мариуполь шәһәреннән Казанга күченеп кайткан Татьяна Здравкова улы белән мөрәҗәгать итте. Ханым югалган документлар урынына яңасын ясатырга һәм Россия гражданлыгын алырга тели. Моннан тыш Татьяна Владимировна үз нигезен ташлап киткәннән бирле әнисе белән элемтәгә керә алмыйча җәфалана икән. Ул олы яшьтәге әнисенең бүгенге язмышына чиктән тыш борчыла. Үзе исә улы белән, мәҗбүри күченеп килгән башка кешеләр кебек үк, Казан кунакханәсендә яши.

Фәрит Мөхәммәтшин аңа тиешле министрлыклар һәм ведомстволардан, һичшиксез, ярдәм буласын әйтте. «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» вәкилләре исә Татьяна Здравковага әнисен эзләп табарга булышачак. Хәзерге вакытта Мариупольдә партиянең волонтерлары эшли. «Барлык адреслар буенча йөреп, күршеләр белән аралашачакбыз, барлык исемлекләрне һәм мәгълүматлар базаларын барлаячакбыз, кешеләрне вакытлыча урнаштыру пунктларына, гуманитар штабларга бу хакта хәбәр итәчәкбез», – диде Дәүләт Советы депутаты, яшьгвардиячеләрнең республикадагы җитәкчесе Марат Бариев.
Казанның Мәрҗани мәчете каршындагы халык ансамбле вәкиле Наилә Сафиуллинага читек кирәк. Наилә ханым, сәламәтлеге какшаган булса да, иҗат коллективы тормышында актив катнаша икән. Үзешчән артистларга сәхнә киемнәрен үз акчасына сатып алырга, бер өлешен үзләренә тегәргә туры килә. Наилә ханымга Казан халык сәнгате промыселлары техникумы ярдәм күрсәтәчәк, якын арада аңа техникум осталары теккән читек бүләк итәчәкләр.
Биектау районы Семиозерка авыл җирлеге башлыгы Дәүләт Советы Рәисеннән авыл җирлеге көнен үткәрүгә ярдәм итүне сорады. Быел ул 2 июльдә үткәрелә. Фәрит Мөхәммәтшин, халык традицияләрен, һичшиксез, сакларга кирәк, авылга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәчәк, дип өметләндерде.

Кабул итүдән соң парламент Рәисе журналистлар белән аралашты. «Иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә мондый очрашулар даими үткәрелеп килә. Бу эш рәвеше үзенең нәтиҗәле булуын раслады. Кешеләр безгә күбрәк ышана, төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә башлады. Һәрбер мөрәҗәгатьнең карап тикшерелүен һәм, мөмкинлеккә карап, уңай хәл ителүен күзәтеп барам», – диде ул.


Фикер өстәү