Бишәр-алтышар сыер асраучылар сөтне кайда сата?

Никадәр генә зарлансак та, бүгенге заманда тәвәккәллеге, үткенлеге, теләге булган кешегә юктан да акча эшләргә мөмкинлекләр бар. Һәм аннан оста файдаланган кешеләр дә күп. Акча аяк астында, аны иелеп алырга гына кирәк дигән гыйбарәне тормыш девизы иткән андыйларга афәрин генә! Килешәсездер, бу кадәресенә теләк кенә түгел, сәләт тә кирәк. Ә менә анысы бөтен кешегә дә бирелмәгән. Калганнарга – авыл җирендә яшәп, үз хуҗалыгында җитештергән продукциянең үзеннән артканын кая куярга, нишләргә?  Бүген сүзебез шул хакта.

Авыл турындагы сүзне берничек тә сөттән башламыйча булмый. Ни генә дисәк тә, күмәк хуҗалыкларга да, шәхси хуҗалыкларга да ел әйләнәсе акча кертә торган тармак шушы. Сөткә бәяләр авыл тормышы өчен лакмус кәгазе дисәң дә, арттыру булмас. Тормыш дәрәҗәсен күрсәтә, алай гына да түгел, билгели торган күрсәткеч  ул. Сөткә бәяләр төште икән, авылда сыер асраучылар саны кими. Әнә, берничә ел бәяләр тотрыклы тора –  икешәр сыер асраучылар артты. Мин белә-белгәннән авылда бишәр-алтышар сыер асраучы юк иде, быел бар. Өчәрне асраучылар да берничә.  Дөрес, бер бетергәннәр генә кабат сыер асрарга бик ашыкмый, бер онытылгач, шактый мәшәкатьле, проблемалы бу эшкә кабат тотынасы килмидер шул. Башка урында ничектер, бездә сөт җыйнауда беркайчан да өзеклек, проблема булмады. Ел әйләнәсе, көн дә йә иртән, йә кичен сөтне алып китәләр. Шәхси сөт җыйнаучылар да бар. Бәяләр бер чама. Соңгы айларда безгә, мәсәлән, бер литр сөткә 31–33 сумнан исәп-хисап ясалган. Аена кырыгар мең сум, аннан да артыграк өстәмә акча алучылар бар. Тырыш хезмәт белән табылган акча бу.

Кемнәрдер сөтләрен моннан кыйммәткәрәк, пластик шешәләргә тутырып, аерым нокталарга тапшыра яки үзләре сата. Моннан берничә ел элек Балтач үзәгендә (урамда) үзләреннән арткан сөттер, йомырка, җиләк-җимеш, үсенте сатучыларга, сатар өчен ачык базар бар дип, ул урыннан җибәрергә дә тырышып карадылар. Әмма халык өчен дә көндәлек уңайлы булуын аңлаптыр, аларга да ирек бирелде. Дөрес, анда сатучылар күп түгел. Көн саен эшли торган ачык базарда да андыйларга урын җитәрлек.

Сүздә бар, гамәлдә  юк: фермерларны нинди проблемалар борчый?

Икмәк комбинаты территориясендә моннан берничә ел элек ачылган, пәнҗешәмбе көнне эшләгәнгә халыкта «Атна кич базары» дип йөртелүче базарга җитми берсе дә. Дөрес, мин анда сирәк керәм. Кергән саен гаҗәпләнеп чыгам. Анда инде иртәнге сәгатьләрдә үк сатучылар да, сатып алучылар да күп була. Сөт, авыл каймагы, эремчек, йомырка ише продукция  сатучыларның үз клиентлары бар, диделәр. «Каймак өчен банканы бу базарга алып килеп бирәбез», – диючеләр дә, пластик савытлар белән генә алучылар да бар икән.

– Урыны да бик әйбәт, бу базарны көтеп торабыз, бер атнада да бармый калганым юк, – ди Балтачта яшәүче танышым Рәшит абый. – Бөтен нәрсә свежий була. Гади кешеләр сөт-ит ризыклары (үзләре каклаган каз, казылык, колбаса) алып килә. Анда бит аерым кешеләр генә түгел, эшмәкәрләр дә үз әйберләрен сата. Кукмарадан, Питрәчтән, Арчадан, Сабадан, Маридан, Нократ Аланыннан кадәр киләләр. Сайлап алырга мөмкинлек зур. Бәяләре кибеттәгедән әллә ни ким димәс идем, әмма барыбер бөтенесен чират торып алабыз.

Бу базарның тәртибе шундый: керү өлешендә чеби-биби, тавык ише кош-корт сатыла, бер рәттә  ашамлыклар, икенче якта кием-салым, араларында үсентеләр, агач-куакларга да урын табыла. Мәйданы киң, урыны уңайлы. Әллә ни катгый таләпләр юк.

– Бөтенесен әлеге базар урнашкан икмәк комбинаты җитәкчелеге контрольдә тота. Теләгән һәркем үз продукциясен сата ала. Биш-алты еллап эшли инде бу базар, ул үзе бер дөнья, өлкәннәр анда аралашыр өчен дә килә, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин. – Башта урын өчен акча алмадылар, хәзер үзебезнекеләрдән – 300, читләрдән бишәр йөз сум җыялар. Бу көннәрдә районда тагын бер базар – данлыклы Чепья базарын эшләтә башладык. Ул гомер-гомергә ял көнне эшләгән. Хәзер авыл кешесе ял көнне базарга чыгып сатасы килми. Уйлаштык та, бу базарны сишәмбе көнне билгеләргә булдык.

– Бүген базарның беренче көне, әле алты ноктада гына сату бара, халыкны ияләштерергә кирәк булачак, – ди әлеге җирлек башлыгы Азат Нотфуллин. – Менә базарда йөрим, халык сөт сорый, икенче базарга ук сөтен дә, башкасын да сатучылар артачак, билгеле. Әлегә урын өчен акча җыелмаячак. Безнең дә базарның урыны бик уңайлы, алга таба иске балалар бакчасы мәйданына да җәелергә ниятлибез. Өч ел буе хыялландык без бу базар турында. Сатып алучыларга да уңайлы, сатар әйберсе булган бу як авылларында яшәүчеләр өчен дә тагын бер мөмкинлек дигән сүз бит бу…

Гөлсинә Хәбибуллина

 


Фикер өстәү