Олег Знарок «Ак Барс»ның баш тренеры итеп билгеләнде

Казанның «Ак Барс» клубы Олег Знарокның баш тренер вазыйфасына билгеләнүе турында рәсми рәвештә игълан итте. Знарок – команда тарихындагы 20нче баш тренер.

Белгеч һәм аның штабы белән 1 еллык килешү төзелде. Олег Знарокның ярдәмчеләре булып Юрий Бабенко һәм Александр Бойков эшләячәк. Капкачылар өчен Александр Агопеев җавап бирәчәк, Денис Коротышев физик әзерлек буенча тренер итеп билгеләнде.

«Ак Барс»ның генераль менеджеры Марат Вәлиуллин фикеренчә, яңа тренерлар штабы төп бурычны үтәү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли алачак. «Олег Знакок – КХЛда иң уңышлы тренерларының берсе, топ-клубларда эшләү тәҗрибәсе зур булган көчле белгеч. Без тренерның кабат югары нәтиҗәләргә ирешергә теләвен күрәбез һәм безнең хезмәттәшлекнең нәтиҗәле булачагына ышанабыз», – дигән ул.
Олег Знакок, әйтүенчә, алар үзләрен «Ак Барс»ка ни өчен чакыруларын аңлыйлар. “Җанатарлар зур уңыш өмет итә, клубның максатлары аңлашыла. Тренерларның бурычы –кыска вакыт Кубок өчен көрәшәчәк яхшы команда булдыру», – дигән ул.


Фикер өстәү