Җырчы Иркә: «Әнигә шалтыратып: «Әминә белән Сөембикәне ташлама инде», — дип саубуллашып куйган идем»

Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты Иркә «Интертат»ка зур интервью биргән. Әңгәмә барышында җырчы узган елны Себер якларында гастрольләрдә булган вакыйгага ачыклык керткән. Ул вакытта аны поездтан «Ашыгыч ярдәм» белән алып китеп, хастаханәгә салганнар иде.
— Минем яшәргә көчем калмаган чаклар булды. Берара антидепрессантлар белән дә мавыгып алдым. Ә ул сәламәтлеккә бик зур зыян китерә торган әйбер. Шул сазлыктан чыгарга тиеш түгел идем кебек… Әмма мине дин әһелләре тартып чыгарды. Аннан соң бит әле, теге ел май аенда Себердә мине «внутреннее кровотечение» белән поезддан ук алып киттеләр. 10 минут кына калган булган… Ул чакта яхшы табибка туры килүем генә коткарып калды. Мин инде әнигә шалтыратып: «Әни, Әминә белән Сөембикәне ташлама инде», — дип саубуллашып куйган идем. Олысы Айсылу инде зур, үзе яши ала, ир кешегә дә хатын табыла ул, ике кечкенә кыз өчен генә бик нык борчылдым. Җитмәсә, әле наркоздан бик авыр уяндым. Уяндым да, кулларымны селтәп, кычкырып ятам, ә ишетүче юк. Янда табиблар тавышын ишетәм, ә алар мине ишетми. Аннан соң гына мин түгел, ә җаным бәргәләнеп ятканын аңладым. Әнә шул мизгел дә нык тәэсир итте бугай. Хәзер үземне дога белән дәвалыйм, спиртлы эчемлекләрне кулга алганым да юк. Миңа ярдәм иткән дин әһелләренә рәхмәт, — дигән җырчы.

Фикер өстәү