Рөстәм Миңнеханов «Иннопром-2022» Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнаша

Татарстан Республикасы Президенты «Иннопром-2022»Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнаша, дип яза «Татар-информ».

Бу-12 нче күргәзмә. Быел төп тема — «Сәнәгать күчеше: яңа мөмкинлекләр куллану».
Эшлекле программада 350 дән артык спикер һәм эксперт, 50 илдән бизнес җитәкчеләр һәм профессиональ кешеләр катнаша, 40 меңнән артык кеше килер дип көтелә.
Биредә Татарстан Республикасының үз стенды бар. Сәнәгать потенциалын «КАМАЗ», Татэнерго, РариТЭКХолдинг, Химград кебек эре компанияләр тәкъдим итә.
Программада республика Президентының берничә эшлекле очрашуы, шулай ук сессияләрдә катнашуы каралган.


Фикер өстәү