Ак Барс Банк ипотека буенча ставкаларны киметте

Ак Барс Банк төп ипотека программалары буенча ставкаларны киметте. Беренчел һәм икенчел базарда күчемсез милекне — 10,4%, йорт һәм/яки җир участогын 10,9% ставкасы буенча сатып алырга мөмкин, дип яза «Татар-информ».

Төп ипотека программалары буенча беренчел взнос-20%. Кредитның минималь суммасы-500 мең сум, аны бер елдан 20 елга кадәр алып була.

Ташламалы ипотека программалары буенча ставкалар үзгәрмәгән. Балалы гаиләләр өчен гаилә ипотекасы гамәлдә-5,59% ставкасы буенча, дәүләт ярдәме белән программа — 8,29% тан башлап. Кредитны 30 елга кадәр алып була, беренчел взнос — 15,01% ка кадәр булырга тиеш.


Фикер өстәү