Татарстанда шәхси торак төзү буенча быелга ниятләнгән план 73 процентка үтәлгән

Татарстанда шәхси торак төзү буенча быелга ниятләнгән план 73 процентка үтәлгән инде. Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Динар Сәгъдәтуллин әйтүенчә, быелгы катлаулы шартларда кимендә 2 миллион 75 мең кв. м торак мәйданын төзү күздә тотыла. Шуның 1 миллион 680 мең кв. метры шәхси йортларга туры килергә тиеш. Аның сүзләренә караганда, бездә, шулай ук бөтен Россия күләмендә төзелеш эшләре узган елдагы белән чагыштырганда 40 процентка диярлек алда бара.

2021 елда, төзелеш тармагының ярты гасырлык юбилее елында, торак төзү буенча еллык күрсәткеч арттырып үтәлгән. Татарстан тарихында беренче тапкыр 3 миллион 11 мең кв. м мәйданда торак төзеп тапшырылган. Планда нибары 2 миллион 670 кв. м каралган булса да. Узган елда да шәхси торак төзүгә зур игътибар бирелгән. Гомуми планның 2/3 өлеше шуңа туры килгән.


Фикер өстәү