Башкаларга да җитәчәк. Татарстанда яшелчәләргә кытлык булмаячак

Үзебезгә генә түгел, башкаларга да җитәчәк. Әгәр сугару программаларын дөрес башкарабыз икән, Татарстанда яшелчәләргә кытлык булмаячак. Кичә Лаеш районы Нармонка авылында Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының күчмә утырышында әнә шулай диделәр.

Башта депутатлар «Нармонка» агрофирмасы эшчәнлеге белән танышты.  Кырларны карау барышында агрофирма белгечләре  килгән кунакларга бәрәңге һәм яшелчә культураларына су сибү системасының өстенлекләре турында сөйләделәр. «Татагролизинг»  директоры Азат Җиһаншин сүзләренә караганда, мондый проектның бәясе 1,7 млрд сум тәшкил итә икән.  Киләчәктә агрофирма сугарулы җирләрне 1700 гектарга кадәр җиткерергә планлаштыра. Хәзерге вакытта басуларда 18 су сибү агрегаты эшли.  Инвестиция программасын гамәлгә ашыру барышында аларның саны 31гә җитәчәк. Хәзерге вакытта җитештерү базасында яшелчә саклау, юу, фасовкалау һәм эшкәртү буенча склад биналары төзү эшләре дәвам итә. Биредә бер үк вакытта 55 мең тоннага кадәр бәрәңге, кәбестә һәм яшелчә сакларга мөмкин булачак.

Очрашуда катнашкан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, авыл хуҗалыгында сугару эшләрен үстерү мәсьәләләре актуаль булды һәм шулай булып кала, диде.

– Мелиорация ул – су сиптерү җайланмалары гына түгел, ясалма сугару да, сазлыклы  җирләрне киптерү дә, җир эрозиясенә каршы көрәш технологияләре дә, туфракны савыктыру да. Бу – бик мөһим эш. 2010 елның иң көчле корылыгы һәм узган елның түбән уңышы безгә мелиорацияне үстерүнең мөһимлеге турында искәртте. Республикада сугарулы мәйданнар җитәрлек түгел. Шуңа күрә якындагы елларда аларны 50 мең гектарга кадәр арттыру планлаштырыла, – диде ул. – Мелиорациянең максималь нәтиҗәлелегенә ирешү өчен ул алдынгы игенчелек технологияләре белән параллель рәвештә үткәрелергә тиеш. Моның өчен орлыклар да сыйфатлы булырга тиеш, һәм җир тиешенчә эшкәртелергә һәм, гомумән, барлык агрономия технологияләре үтәлергә тиеш. Җирләрне мелиорацияләү программасын уңышлы гамәлгә ашырганда, Татарстан яшелчәләргә ихтыяҗны тәэмин итеп кенә калмыйча, күрше  төбәкләргә дә чыга ала.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин  сүзләренчә,  республикада мелиорацияне үстерү программасы уңышлы  эшләп килә. Соңгы җиде елда Татарстанда җирләрне сугару системасын үстерүгә республика һәм федераль бюджетлардан 6,5 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Бу елларда су сибү өчен 200 километрдан артык су торбасы салынган. Шулай ук республика акчасы хисабына сугару җайланмалары өчен тиешле җиһазлар сатып алганда фермерларга ярдәм күрсәтелә. Искеләрен реконструкцияләү һәм яңа гидротехник корылмалар төзү дәвам итә.

Депутатлар барлык фикер-тәкъдимнәрне тыңладылар. Җирләрнең уңдырышлылыгын арттыру турында да сөйләштеләр. Киләчәктә әле уртак очрашулар дәвам итәчәк.

 

Фото: volg.mk.ru


Фикер өстәү