«ТНВ» Теләче районында яңа сериал төшерә: «Авыл халкы әртисткә әйләнеп бетте»

Авыл фәлсәфәсен 20 сериялек сериалда төшендереп бетереп буламы? Юктыр, мөгаен. Әмма йөзгә, төскә үзгәргән заманча авыл турында сөйләргә, аны күрсәтергә кирәк. Шушы максатларны истә тотып, Теләче районында «Алмаш» дип исемләнгән татарча сериал төшерә башладылар. Кадрларга эләкмәсәк тә, төшерү мизгелләрен без дә күреп кайттык.

Бу эшне «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә куйган. Төшерүчеләр – «Ватан – XXI гасыр» кинокомпаниясе.

Эшне комиссия рәисе Марат Әхмәтовның хәер-фатихасы белән башладылар. «Узган ел без «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе белән бергәләшеп «Бер-бер хәл» сериалын төшергән идек. Әлеге матур традицияне дәвам итәргә булдык. «Алмаш» та үз тамашачысын табар, телебезне саклап калу, үстерүгә үз өлешен кертә алыр дип уйлыйм», – диде ул.

«Татарстан – Яңа Гасыр» җитәкчесе Илшат Әминов сүзләренчә, тамашачы чит ил сериалларын карап туйды. «Халык үз тормышын күрсәтә торган, үзенә якын булган темаларга һәм үзебезнең артистлар төшкән фильмнар сорый. Әлеге эшне без шушы ихтыяҗны үтәр өчен башкарабыз. Темалар күп, туктамаска, тагын да кызыклырак сериаллар төшерергә кирәк», – диде ул.

Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов сүзләренә караганда, авыл кешеләре чын әртисткә әйләнеп беткән. «Бу сериалны 40, 100 серияле итәрлегебез бар безнең. Районда, гомумән, республикада мондый фильмнар төшерер өчен мөмкинлекләр, матур урыннар да бик күп. «Алмаш»та өч авыл халкы катнаша, яртысыннан артыгы артист булып бетте инде», – диде ул.

Нәрсә турында?

Сериалның режиссеры – Алмаз Әкбәров әйтмешли, авыл турындагы күп кенә стереотипларны юкка чыгарырга кирәк. Сериалның максаты була бусы. Гади итеп кенә әйткәндә, заманча авыл тормышын күрсәтәчәкләр. «Саладагы тормыш, яшәеш шулкадәр үзгәргән. Авыл, диюгә, кайберәүләрнең күз алдына пычрак, заманадан артта калган күңелсез тормыш килеп баса. Бу фикерне юкка чыгарырга, авылда яшим дисәң, бөтен мөмкинлекләр булуын күрсәтергә телибез. Ни өчен нәкъ менә Теләче, диярләр. Монда рельефлар төрлелеге бар. Без бит кадрларның матур булуын да кайгыртабыз», – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

Сценарий авторы Альберт Шакиров та, режиссерның сүзләрен җөпләп һәм уены-чыны белән бергә, бер генә алабута тырпаеп торса да, кадр бозыла, ди. «Үрнәк татар авылы дигәндә авыл хуҗалыгы алга киткән төбәк килеп баса. Эшлим, яшим, дигән кешегә барлык мөмкинлекләре дә булган авыл. Ә бит авыл бүген дә пычрактан чыкмаган, артта калган булып күзаллана. 1990 нчы еллардагы авыл образы. Ләкин ул үзгәрде, аның күрсәтер яклары, яшьләрне чакырып кайтарыр өчен җирлек бар», – диде ул.

Ямьле Алан

Сүз уңаеннан, «Бер-бер хәл» сериалына да сценарийны Альберт Шакиров язган иде. Сериалларның төшерү технологияләре шактый аерыла, ди ул. «Сериал саен камилләшәбез. Җитештерү процессында алга китеш сизелә. Иң мөһиме – туктамыйча төшерергә һәм тагын да камилләшергә кирәк».

Бу фикер белән актерлар буенча режиссер Радик Бариев та килеште. «Бу юлы җитешсезлекләрне шомартып, нәрсә җитмәгәнен тәгаенләп эшкә керештек. Миңа калса, сценарий бик кызыклы. Сериал үз тамашачысын һичшиксез табар дип уйлыйм. Ләкин бер мәсьәлә ачык кала бирә. Әгәр без серияләрне телевизордан күрсәтеп кенә калмыйча, махсус мәйданчыкка да урнаштырсак, сериалны караучыларны тагын да арттырып булыр иде. Бик күпкә», – диде ул.

Аннан төшерү процессы турында да сораштык. «Безне бик кайгырталар монда.  Район башлыгы да күзәтеп кенә тора, кирәк нәрсәне шундук таба. Төп вакыйгаларны Алан авылында төшерәбез, авыл җирлеге башлыгы бөтенләй яныбыздан китми. Үз машинасына кадәр бирде», – диде Радик Бариев.

Үтереп мактады ул Алан авылы башлыгы Булат Хәсәновны. Табып, үзе белән сөйләшми булдыра алмадык. «Авылны төзегән вакытта староста тауга менеп баса да, йортларның, урамнарның тигезлеген, матурлыгын тикшереп тора. Шуңа да бик матур безнең авыл, төз, пөхтә. Яңа сериал да табигатьнең бөтен матурлыгын үзенә сыйдырган урында төшерелә. Табигатен генә түгел, матур кешеләрен дә күрсәтергә, тарихка кереп калырга тырышабыз. Балалар, оныклар белән карап, сокланып утырырлык булсын иде», – дип сөйләде ул безгә.

Бер Фәннүргә – ике роль

Режиссер Алмаз Әкбәровтан сериалның исеме турында сораштык. «Тормышта безгә төрле рольләр башкарырга туры килә. Кайчак алар безгә бөтенләй ят булырга мөмкин. «Алмаш» исә үзең булып яшәргә өнди. Бу исем сайлануның икенче сәбәбе исә ярылып ята. Бер-берсенә холыклары буенча аз гына да охшамаган игезәкләргә урыннарын алыштырырга туры килә. Шуннан башлана да инде маҗаралы хәлләр», – дип аңлатты ул.

Төп геройлар – Әмир һәм Сәмир исемле игезәкләрне Камал театры артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов башкара. «Икесе ике төрле кеше. Берсе – авыл зоотехнигы, икенчесе – шәһәр бизнесмены. Холыклары буенча охшамаганнар. Рольнең кызык ягы да, катлаулы ягы да шул», – ди ул.

Аннан тыш төп рольләрне Әсхәт Хисмәтов, Айгөл Шәкүрова, Фирая Әкбәрова, Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев һәм Татарстан театрларының башка артистлары башкара. Сериалны көз көне «ТНВ» телеканалыннан күрсәтергә ниятлиләр.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү