Язмышлар кисешкәндә: ТНВ “Юллар чатында” дип аталган яңа сериал төшерә

Ягулык салу станциясе – юллар, кешеләр язмышлары кисешә торган урын.Бирегә һәркем үз уйлары, проблемалары, дөньяга карашы белән килә һәм һәрберсе үз юлын табарга тели. ТНВ төшерә башлаган яңа сериалның фәлсәфәсе әнә шундыйрак. “Юллар чатында” дип аталган сериалда вакыйгалар республикадагы ягулык салу станцияләренең берсендә бара. Төшерү мәйданында “ВТ” хәбәрчесе дә булып кайтты.

“Бер-бер хәл” һәм “Алмаш” сериаллары тамашачы мәхәббәтен яулап өлгергән иде инде. “Юллар чатында” да ким булмаячак, дип ышандыра авторлар. 20 серияле сериал Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау,үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм “Татнефть”хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Аны “Ватан 21 нче гасыр” кинокомпаниясе әзерли.

Бераз сюжетына тукталыйк. “Татнефть” ягулык станциясе күптөрле язмышларның, кызыклы шәхесләрнең очрашу урынына, гел каядыр ашыгучы юлчыларның бераз тукталып фикер туплый торган тынычлык утравына әверелә. Кыска гына вакыт эчендә АЗСта тулы бер гомер үтә: кешеләр кавышалар да, аерылышалар да, табышалар да, югалалар да.

– Сериалны юкка гына “Юллар чатында” дип атамадык. Барыбыз да юлда йөри торган кешеләр. Ягулык салу станциясе –кешеләр язмышлары кисешә торган урын. Статусына, кем булуына карамастан, барысы да шунда килә, туктала. Ашыккан җирләреннән бераз гына булса да хәл алып, илткән юлларын уйлана торган урын. Төрле кешеләр кисешкән урында кызыклы вакыйгалар килеп чыга да инде, – дидесценарий авторы Альберт Шакиров.

Аның әйтүенчә, Татарстан өчен ягулык темасыһәрвакыт актуаль һәм әһәмияткә ия.

– Дөресен генә әйткәндә, без аны сизмибез генә. Ләкин сыйфатлы ягулык, аның тирәсендәге инфраструктура барыбызга да кагыла. Уңайлык ягыннан да, шушындый проектлар ягыннан да. “Татнефть” ширкәте белән берлектә, аларның ярдәме белән эшли торган беренче генә сериал түгел бу. Шуңа күрә без монда ул якның да“эчке кухня”сын тамашачыларга күрсәтергә булдык, – диде сценарий авторы.

Тәнкыйтьлиләр икән, димәк йөрәккә үтә. “Татарстан – Яңа Гасыр” җитәкчесе Илшат Әминов әнә шулай диде.

– Моңарчы төшергән сериалларыбыз барысы да уңышлы булды, Аллага шөкер. Аларны рәхәтләнеп карыйлар һәм безгә язалар, күп хатлар алабыз. Дөресен әйтергә кирәк, тәнкыйтьлиләр дә. Бу бик әйбәт минемчә,  димәк ул кешенең йөрәгенә үтә. Мондый команда булганда, бу сериал да уңышлы булачагына һич шигем юк. Сериал – кешеләр, безнең фәлсәфи тормыш турында. Һәр кеше бу тормышта үз юлын табарга тели, кемнәрдер белән очраша, талаша, таныша, тормышын кора. Гади генә сюжет белән фәлсәфи тормыш турында сөйләшәбез. Бәлки, тарихта сериалның аналоглары да бардыр. Әмма безнең үзенчәлек – ул безнең җирдә, үзебезнең кешеләр белән төшерелгән.

Татар кешеләре чит ил сериалларыннан туйды дигән фикердә Илшат Әминов. Безнең төп бурыч – үзебезнең кино индустриясен булдыру, диде ул.

– Мин әле һаман киләчәктә үзебезнең кино индустриясе булыр дип өметләнәм. Аны профессионаллар кулына тапшырып, үзебезгәелга 3-4 сериал, берәр кино төшерү максатларынкуябыз. “Татнефть”акционерлык җәмгыятенә бик зур рәхмәт. Алар белән хезмәттәшлектә бу индстурияне булдырырбыз дип өметләнәбез. Кино-сериалларыбызның сыйфатларын яхшыртып, бөтен Россия, дөнья базарына чыгу хыяллары да бар, – диде ул. – Татар кешеләре чит ил сериалларыннан туйды инде. Аларга үзебезнең, милли сериаллар кирәк. Яңа сериаллар төшереп, аларны куандырыпмы, уйлатыпмы, елатыпмы,ничек булса да алга алып барырга кирәк. Телебезне саклауда да бик мөһим бу.

Хәзер инде актерларга күчик. Сериалда төп рольләрне Татарстанның халык артистлары Илдус Әхмәтҗанов, Искәндәр Хәйруллин, Чаллы һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрлары артистлары Зөлфия Галиуллина һәм Раушан Мөхәммәтҗанов башкара.

Булат ролен башкаручы Раушан Мөхәммәтҗанов кинода төшү хыялы күптәннән бар иде, ди.

– Ниһаять, кастингка чакырдылар һәм төп герой роленә сайладылар. Булат образы миңа бик якын, кайбер яклар белән охшаш та без. Алмаз абый Әкбәров(сериалның режиссеры) белән бик яхшы аңлашабыз. Аның нәрсә әйтергә теләгәнен шунда ук отып алам. Спектакльләрдә дә бик күп эләгә миңа мондый “тискәре” рольләр. Кыяфәткә, характерга карап бирәләрме икән аларны, белмим. Ләкин биргәч, уйныйсың инде, – диде ул.

“Сериалны халык ошатыр дип уйлыйсызмы?” дигән сорауга: “Әлбәттә, ошатыр. Аны бит Алмаз абый төшерә”, дип җавап кайтарды актер.

Ягулык салучы ролен башкаручы Камал театры артисты Рәдиф Галимов та рольне үземә туры китереп сайлаганнар ди.

– Тормышта позитив, бар нәрсәдән кызык таба торган персонажларның берсе ул. Шуңа миңа үземә дә эшләргә бик күңелле. Халык бик яратып карар дип уйлыйм. Эшләгән дәвердә кызык вакыйгалар бик күп була. Көлдерер дә, елатыр да, – диде ул.

Төп хатын-кыз ролен башкаручы Зөлфия Галиуллинагаисә үзенең роле берникадәр яңалык булган.
Беренче тапкыр лирик героиняны уйныйм, ди ул.

– Фильмда беренче тапкыр төшәм. Шундый зур кинопроектта төп рольдә булу минем өчен – зур җаваплылык та, горурлык та. Образга килгәндә, Жасмин – карьеристка, шул ук вакытта җан тынычлыгы, мәхәббәт турында хыялланучы хатын-кыз. Хатын-кыз һәрвакыт мәхәббәткә ашкына инде ул, аның өчен иң мөһиме – гаилә. Әнә шул ягы белән охшаган да ул миңа. Театрда, гадәттә, минем характерлы образлар.Эшләү дәверендә беренче тапкыр лирик героиняны уйныйм. Сериалның сценариен укыганда үзем бик ошаткан идем. Халыкка да ошар дип уйлыйм. Чөнки монда бер-ир ат һәм хатын-кыз тормышы гына түгел, барыбызның да тормышы. Бик күп персонажлар һәм аларның һәрберсенең үз тарихы. Монда ата белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр дә, мәхәббәт, эш, үз-үзеңне эзләүдә бар. Миңа калса, һәрбер тамашачы бу сериалда үзенә нәрсәдер табачак, – диде актриса.

Сериалны көз көне “ТНВ” телеканалыннан күрсәтергә ниятлиләр.

Ләйсән Сафина

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү