Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министры белән очрашты

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министры Әхмәд Самир белән очрашты.

«Очрашуыбызга чын күңелдән шатмын. Мөмкинлектән файдаланып, Сезне Татарстан Республикасына чакырырга теләр идем,  Сез безнең сәнәгать һәм икътисадый потенциалыбыз белән таныша алыр идегез», — дип сәламләде министрны Рөстәм Миңнеханов.

Россия-Мисыр мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм Мисыр хезмәттәшлегенең күптәнге тарихы бар. Узган ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше 26 миллион доллар тәшкил иткән.
Күпьеллык хезмәттәшлек автомобиль төзелеше, авиация төзелеше буенча берничә сәнәгать предприятиесе белән корыла.

«Вакытыгыз өчен, чакыруыгыз өчен рәхмәт. Россия — безнең ышанычлы партнерыбыз, без берничә юнәлеш буенча актив эшлибез. Һәм төбәкләр белән актив хезмәттәшлек итәргә әзер», — дип билгеләп үтте Мисыр Сәүдә һәм сәнәгать министры Әхмәд Самир.


Фикер өстәү