Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан вице-премьеры белән очрашты

«Россия белән Үзбәкстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән хезмәттәшлегебезне үстерүгә аерым игътибар биргәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», — дип сәламләде кунакны Рөстәм Миңнеханов.

Узган ел йомгаклары буенча Татарстан-Үзбәкстан товар әйләнеше 290 млн доллардан артып киткән, үсеш 50%ка арткан. Соңгы елларда берничә эре проект гамәлгә ашырыла, алар — «Чирчик», «Җизак» махсус икътисадый зоналары, Казан (Идел буе) федераль университетының Җизак шәһәрендәге филиалын ачу һәм башкалар.
«Татарстанга соңгы сәфәреннән соң илебез Президенты Сезнең турыда, чараларның ничек узгандыгы турында җентекләп сорады. Мин эшебезгә нинди юнәлешләр алуыбыз турында хәбәр иттем», — дип сөйләде Җәмшид Хоҗаев.


Фикер өстәү