Рөстәм Миңнеханов «Россия Финанс министрлыгының контроль-ревизия органнарына 100 ел» сессиясендә чыгыш ясады

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия Финанс министрлыгының контроль-ревизия органнарына 100 ел: киләчәк турында диалог» сессиясендә катнашты.

Чара Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды һәм дәүләт финанс контроленә багышланды.
Сессия барышында Рөстәм Миңнеханов модераторның кайбер сорауларына җавап бирде.
Шулай итеп, бюджет акчаларын максатчан һәм нәтиҗәле куллану темасына фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда финанс чараларын тәртипкә китерү буенча җитди эш алып барылуына игътибар итте. Ул, аерым алганда, бүген Татарстанда республика һәм федераль күзәтчелек органнарының җайга салынган эше корылуын хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, төбәктә дәүләт финанс контроле органнары системасы бердәм механизм буларак эш итә, анда һәркем үз эшен башкара.

«Бюджетны саклап калу өчен без контроль системасын ачык системалаштырырга тиеш. Үз вакытында республикада дәүләт финанс контроле мәсьәләләре буенча ведомствоара координация советы төзелде. Без даими рәвештә эшкә йомгак ясыйбыз, бу безгә игътибар таләп итә торган мәсьәләләрне күрергә мөмкинлек бирә. Без тәртип яклы», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, ул квалификацияле кадрлар әзерләүдә аерым алымның мөһимлеген билгеләп үтте.

«Ревизор тармакка карап җитди компетенциягә ия булырга тиеш. КФУда максатчан белгечләр әзерләү системасы бар, минемчә, бу бик мөһим, бигрәк тә цифрлаштыруны исәпкә алып», — дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.
Сессиядә катнашучылар ассызыклаганча, бу очракта гомуми бурыч — хокук бозуларны булдырмау яки кисәтү.
Дәүләт финанс контроле өлкәсендә белгечләр әзерләгәндә төп басым икътисад, юриспруденция, аудит буенча тирән белем алуга юнәлдерелергә тиеш. Моннан тыш, практик күнекмәләр һәм тәҗрибә мөһим. Бүген аеруча мөһиме — автоматлаштырылган контроль чараларын белү.
Сессия ахырында катнашучылар бүген дәүләт финанс контроле объектив һәм нәтиҗәле, шулай ук цифрлы булырга тиешлеген билгеләп үттеләр.
Сессия барышында спикерлар  Хисап палатасы рәисе вазифаларын башкаручы Галина Изотова, Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Эли Исаев, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар чыгыш ясады.


Фикер өстәү