Казанда «Динамо» спорт уеннары башланды

Татарстан башкаласында тагын бер зур спорт чарасы башланды. «Динамо» спорт уеннарына физик культура һәм спорт җәмгыятенең 70 төбәктәге оешмалары һәм 4 илдән спортчылары – барлыгы ике мең кеше җыелды.

Әлеге спорт бәйрәме җәмгыятьнең 100 еллык юбилеена багышлана. Ул 15-21 июнь көннәрендә узачак. Бүген Казанның «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә «Динамо» спорт уеннарының ачылыш тантанасы булды.

— Татарстан башкаласына ике меңләп спортчы килде. Күреп торасыз, чараның географиясе шактый киң. Спортчылар бу көннәрдә чын мәгънәсендә иң яхшы спорт корылмаларында көч сынашачак. Мин сезгә бары уңышлар гына телим! — диде «Динамо» Бөтенроссия физик культура һәм спорт җәмгыяте Рәисе Анатолий Гулевский.

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе, Татарстанның «Динамо» физик культура һәм спорт җәмгыяте советы рәисе Әсгать Сәфәров сүзләренчә, «Динамо»ның принцип һәм ориентирлары дәүләтебезнең төп мәнфәгатьләренә туры килә. Аның фикеренчә, әлеге җәмгыять — массакүләм спорт, патриотик тәрбия кебек мөһим өлкәләрдә бик зур нәтиҗәләр күрсәткән зур берләшмә.

— Татарстан башкаласында иң көчле спортчыларны күрүебезгә чиксез шат. Меңьеллык тарихы булган Казанны юкка гына Россиянең спорт башкаласы дип атамыйлар. Без үзебездә дөнья күләмендәге мәртәбәле чараларны кабул итүебез белән бик горурланабыз, — диде ул, катнашучыларны сәламләп.


Фикер өстәү