Татарстан белән Мәскәү кредит банкы арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында Татарстан Республикасы белән Мәскәү кредит банкы арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм банк идарәсе рәисе Николай Каторжнов документка кул куйдылар.

Килешүгә уртак эш өчен берничә юнәлеш керә, шул исәптән дәүләт-шәхси партнерлык өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыру, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен проектлар, шулай ук отышлы банк продуктларын бирү  һәм физик затлар өчен сервислар. Төп пунктларның берсе-партнерлык банкингы өлкәсендә хезмәттәшлек итү.

«Бүген имзаланган Мәскәү кредит банкы белән Хезмәттәшлек турында килешү төбәк челтәрен алга таба үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Бу бизнесны да , халыкны да яңа финанс инструментлары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

«Бүгенге вакыйга ике як өчен дә файдалы булыр дип ышанам. Банкның һәм Татарстан Республикасы предприятиеләренең хезмәттәшлек тәҗрибәсе уңай, һәм аны киңәйтү республиканың тотрыклы социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү өчен яңа мөмкинлекләр булдырырга мөмкинлек бирәчәк», — дип нәтиҗә ясады МКБ идарәсе рәисе Николай Каторжнов.


Фикер өстәү