Туендыручыны югалту буенча пенсия алуны гадиләштергәннәр

Моның өчен Россия Пенсия фондына барырга һәм документлар җыярга кирәкми.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белдергәнчә, 2023 елдан башлап, балигъ булмаганнарга туендыручысын югалту буенча пенсияне гариза тапшырмыйча гына алу мөмкинлеге ачыла.

Түләү автомат рәвештә билгеләнәчәк. Пенсия алучы бу хакта шундук белеп алачак. Моның өчен Россия Пенсия фондына барырга һәм документлар җыярга кирәк булмаячак. Барлык мәгълүматлар башка ведомстволардан махсус мәгълүмат системасында тупланачак.

Моннан тыш төньяк төбәкләрдә һәм авылда эшләгән өчен өстәмәләр дә автомат рәвештә билгеләнәчәк. Яңа тәртип 2023 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

– Ул халык өчен уңайлырак булачак, чөнки, кәгазь боткасын бетереп, вакытны бушка уздырудан коткарып калачак , – дип билгеләп үткән Мишустин.


Фикер өстәү