28 хәрби хезмәткә чакырылучы егет һәм ике озатучы автобус Архангельск хәрби пунктына барганда фура һәм газовоз белән бәрелешкән. Һәлакәт 9 июль иртәсендә була.
Фура йөртүчесе һәлак булган. Автобус һәм газ йөртүчеләр хастаханәдә. Армиягә алынучылар үзләре бик нык зыян күрмәгәннәр, һәм аларга госпитализация таләп ителмәгән.
Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе әлегә ачык түгел. Шаһитлар сөйләвенчә, хәрби хезмәткә чакырылучыларның туганнары авариядән соң урынга килгәннәр һәм аларны өйләренә алып киткәннәр.