Татарстан территориясендә һәм Казанда 11 июль көнне синоптиклар секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил һәм боз фаразлый. Бу хакта республиканың Гидрометүзәктә хәбәр иттеләр.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан.
Моннан тыш, Татарстанда көтелә:
- урыны белән урманнарда янгын куркынычының өченче дәрәҗәсе;
- урманнарда югары янгын куркынычы (дүртенче дәрәҗә) түбәндәге районнарда: Нурлат, Аксубай, Әлки, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай, Актаныш, Чаллы шәһәр округы.