Күкрәк сөтеннән кайчан аерырга — табиб җавап бирә

Балама – 1,2 яшь. Балага бер яшь тулгач, күкрәк сөте акрынлап файдалы үзлекләрен югалта башлый, суга әйләнә, диләр. Бу, дөрестән дә, шулаймы икән? Аңлатып китегезче, зинһар.

Диләрә Минһаҗева. Сарман

Сорауга балага күкрәк сөте имезү буенча консультант Маргарита Марьина җавап бирә:

– Бу фикер белән һич кенә дә килешмим. Күкрәк сөте файдалы үзлекләрен беркайчан да югалтмый. Киресенчә, сабыйны озаграк имезгән саен файдалырак, туклыклырак була бара ул. Мисал өчен, балага бер яшь тулганчы күкрәк сөтенең майлылык дәрәҗәсе 4,5 процент тәшкил итә. Өч яше тулганда инде ул 17 процентка (!) җитә.

Анага да, балага да уңайлы икән, күкрәк сөте белән күпме имезсәң дә ярый. Күкрәк сөте, гадәттә, бер яшькә кадәр баланың иң төп ризыгы булып тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкилләре баланы ике яшькә кадәр имезергә киңәш итә. Әмма үз тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам: 1,5 яшьтә инде бала, гадәттә,  күкрәк сөте белән хушлашырга әзер була.


Фикер өстәү