Азнакай районында көчле авариядә бер ир-ат һәлак булган

Фаҗига Республиканың Азнакай районында булган.

Кичә Татарстанда котычкыч юл-транспорт һәлакәте булган. «Лада» машинасы йөртүчесе зур тизлектә йөк машинасына бәрелә. Фаҗига Азнакай районының Актүбә бистәсендә булган.

«Лада» машинасын йөртүче шунда ук вафат була, урынга килгән табиблар аңа ярдәм итә алмый. Йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән.


Фикер өстәү