Татарстанда куркыныч юл-транспорт һәлакәте: 7 кеше зыян күргән

Татарстанның Азнакай районында Карабаш-Актүбә автоюлының 19 нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган, нәтиҗәдә 7 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы.
Ачыкланганча, 19 яшьлек «Лада» автомобиле йөртүчесе «каршы якка» чыккан һәм Datsun автомобиле белән бәрелешкән. Иномаркада балигъ булмаган пассажир булган — кызны җәрәхәтләр белән Әлмәткә хастаханәгә китергәннәр.
Һәлакәт нәтиҗәсендә 7 кеше зыян күргән. Юл-транспорт һәлакәте урынында шәһәр прокуроры Рим Сөнгатуллин чыкты, тикшерү оештырылган.

Фикер өстәү