Татарстанда бер ир-атка тискәре комментарий язганы өчен 15 мең сум штраф салганнар

Яшел Үзәндә яшәүче бер кешегә Кораллы Көчләр адресына тискәре шәрех язганы өчен 15 мең сум штраф салганнар.

Яшел Үзәндә 47 яшьлек ир-атны Россия Кораллы Көчләре адресына тискәре комментарий язганы өчен штрафка тартканнар. Хәзер аңа үз кесәсеннән 15 мең сум түләргә туры киләчәк.

Яшел Үзән кешесе Россиянең Кораллы Көчләренә тискәре бәя биреп, вандализм турындагы яңалыкка социаль челтәрдә шәрехләр калдырган була. Ир-атны Кораллы Көчләрне куллануны дискредитацияләүгә юнәлдерелгән гавами гамәлләр кылуда гаепле дип таныганнар.


Фикер өстәү