Кичә Республиканың Чистай районында урыны белән боз яуган. Аның нәтиҗәләрен җирле халык видеога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырган. Бу хатка Чистай-информ яза.
Әлеге видеода Кубас авылындагы «хәлләр» күрсәтелә. Видео авторы раслаганча, яшелчәләргә зур зыян килгән.