Өч көн элек Балык Бистәсе районының Масловка авылы янында югалган 48 яшьлек ир-атны эзләү дәвам итә.
Яр буе зонасы, якындагы буалар һәм яр чикләрендәге акваториянең 20 км участогы тикшерелгән. Эзләүгә водолазлар да кушылган, алар 3 мең кв. метр мәйданда мәет эзли.
Ир-атны балыкчылар да эзләргә булыша. Әлегә кадәр һәлакәт урыны төгәл билгеләнмәгән.