Балыкчылар утырган көймә әйләнеп капланган: бер кеше үлгән

Кичә кич Тукай районында өч ир-ат көймәдә Ык елгасына балык тотарга киткән.

Бүген 10.55 сәгатьтә коткаручыларга шул хакта хәбәр иткәннәр.

Иртән балыкчылар элемтәгә чыкмаган, аларның танышлары исә дулкыннар яр буена чыгарып ташлаган көймәгә тап булган.

Көймә табылган урынга Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе һәм 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре килгән.

12.34 сәгатьтә коткаручылар көймәдән 50 метр ераклыкта камышлар арасында бер балыкчының мәетенә юлыккан. Калган икесен эзләү дәвам итә.


Фикер өстәү