Помидор чәй содасын ярата

Томат үсентеләрен инде менә ничә ел сода белән тукландырам. Аларга ул әйбәт үсәргә, тизрәк пешәргә ярдәм итә һәм помидорга искитмәле тәм кертә.

Моның өчен эремә ясап сибәргә кирәкми: һәр төп тирәсенә берәр уч сода сипсәң, шул җитә. Су сипкәндә, эреп, үсенте тамырларын тукландырып торачак.

Альбина Зәйнуллина. Биектау районы


Фикер өстәү