Марат Кәбиров: Мин кайчагында бик бай кешеләрне кызганам

Уч төбе күккә караган, анда сэнсей су белән тулы касә утыртып куя һәм миңа төрле хәрәкәтләр ясарга куша. Мин ясыйм, су түгелә. Ә суны түкмәскә кирәк. Ул хәтта дулкынланмаска да тиеш. Тигезлек булырга тиеш. Тиешен тиештер дә бит, тик тиз генә өйрәнеп буламыни? Мин тырышам. Килеп чыкмый. Соңыннан үзем генә калганда да күп тапкыр шөгыльләнәм. Нәрсәнедер бер тапкыр дөрес эшләргә телисең икән, аны мең тапкыр кабатларга кирәк. Мин кабатлыйм. Тигезлек булырга тиеш, дим. Касәне уч төбендә йөртү килеп чыга. Тән авырлыгын бер аяктан икенчесенә күчерү дә әйбәт бара. Су селкенеп тә карамый. Бу мөһим икәнен дә беләм. Синең хәрәкәтләрең көндәшең өчен сизелмәслек булырга тиеш. Әгәр син тән авырлыгын уң аягыңнан сулына сиздереп күчерәсең икән, уң аягыңны күтәреп һөҗүм итәчәксең. Дәгъвачың моны күреп торачак. Әгәр синең һәр хәрәкәтең сыгылмалы һәм тигез икән, дәгъвачың нәрсә көтәргә дә белмәячәк. Барысын да аңлыйм. Шуңа тырышам. Ә сэнсей тагын да катлауландыра. Ул хәзер хәтта сикергән очракта да суның чайпалмавын тели. Инь-янь тигезлеге булырга тиеш, ди. Ә алай булмый. Бик озак изалангач, мин: «Шайтаныма олаксын тигезлегең», – дип ары китәм. Ләкин…

Тигезлектән ары китеп булмый икән. Инь-янь дип аталса да, яхшылык – явызлык, яки ак – кара диелсә дә, тигезлек ул – һәрвакыт тигезлек. Һәм ул бар. Ул – безнең теләкләрдән, ихтыярдан башка яши ала торган бәйсез төшенчә. Гомеремнең төрле чакларында я кылтаебрак китсәм, я төшенкелеккә бирелә башласам, яшьлегемнең шушы мизгелләре калкып чыга да мине сэнсей тавышы белән: «Тигезлекне сакла!» – дип кисәтә. Һәм мин рухым төпкелендә яткан көчләрне җыеп кабат үз хәлемә кайтам.

Тигезлек дигәч, кечкенә чакта күңелгә сеңдерелгән коммунизм идеяләре дә күз алдына килә әле. Кешеләрнең барысы да тип-тигез, дигәнрәк караш яши иде бит. Мин хәзер беләм инде: кешеләр тигез түгел, алай була алмыйлар да. Мин эшләгәнне башкалар эшли алмый, башкалар эшләгәнне мин булдыра алмыйм. Шулай булгач, нинди тигезлек ди инде?! Кешеләр тигез түгел. Ләкин моны трагедия яки кемнәрнедер кимсетү дип тә кабул итәргә ярамый. Кулымдагы бармакларым да тигез түгел, тик аларның  һәркайсы – үз урынында. Бу очракта тигезлек – икенчел төшенчә. Кешеләрнең тигезлеге түгел, үз урынында булуы мөһим.

Ләкин тигезлек бар. Без яшәгән дөнья үзе бер тигезлек – ул барысын да тигезли, һәркемне үз урынына бастыра, утырта яки яткыра… Һәм һәрбер кеше үзенең һәр гамәле өчен җавап бирә. Үзе җавап биреп өлгермәсә – балалары, нәсел-нәсәбе… Шуңа күрә, ни генә кылсаң да: «О, мировой кабахәтлек эшләдем, беркем дә сизмәде…» – дип сөенергә кирәкми. Чөнки гади генә, бер каптырмалы гына җан иясе булсаң да, син – галәмнең бер өлеше. Әгәр үзең беләсең икән, димәк, аны бөтен галәм белә. Бары тик дәшми генә. Кайчагында дәшми…

Кешенең кылган һәр гамәле үзенә әйләнеп кайта. Гади генә нәрсә инде менә… Әгәр син кышын матур булып күренергә теләп, ярым ялангач йөрисең икән – салкын тидерәсең. Әгәр җәйге кайнар кояш астында озак итеп ялангач ятасың икән – тәнеңнең тиресе янып чыга. Әгәр син каршы искән җилгә төкерәсең икән, ул үзеңнекен үзеңә кайтара. Тормыш, гомумән, каршыга искән җил шикелле: син аңа нәрсә бирәсең, ул сиңа шуны бирә. Һәрчак үз вакытында да түгелдер, әмма, иртәме-соңмы, ул җавапсыз калмый. Бумеранг кануны хәрәкәттә.

Менә без хәзер мөлкәт туплау, яшәү шартларын яхшырту дип чабабыз бит инде. Җитми безгә, мөмкинлекләр ачылганда  бигрәк тә. Барысын да алып калырга тырышабыз, берни дә кулдан ычкынмаска тиеш дип уйлыйбыз. Күп очракта берни белән дә исәпләшеп тормыйбыз, үз ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерергә тырышкан кебек тоелабыз. Зур сарайлар, затлы машиналар, күп акча… Ә кирәкме соң алар? Менә шулар синең гаилә мөнәсәбәтләреннән дә, балаларың белән аралашудан да, дусларың белән гомер уздырудан да кыйбатракмы? Төгәл әйтеп булмый. Чөнки мин дә акча –мөлкәт – дан өчен чукынган җәмгыятьтә яшим. Ни генә дип әйтсәм дә, хаталанырмын кебек.  Әмма…

Миллионнар өчен көрәшкә киткән югалтуларны – сәламәтлекне, мәхәббәтне, балалар белән үзара мөнәсәбәтне, күңел тынычлыгын без соңыннан фәләнешәр миллионнарга сатып алырга тырышабыз. Алабыз. Алалмыйбыз да. Нишлисең, югалткан бөтен нәрсәләрне дә кире кайтарып булмый. Кире кайткан хәлендә дә ул башкача кайта. Кайчагында зур газаплар белән…

Мин кайчагында бик бай кешеләрне кызганам. Алар бөтен нәрсәне сатып ала. Мин менә Ходай биргән елга, күл, урманнар белән хозурланам. Ә аларның үз елгаларын, үз күлләрен булдырасы килә. Үз урманнарын. Бассейн инде шундый, парк искиткеч… Тик берсе дә күл дә, урман да түгел. Җенси нәфесләре котырып киткәндә, кызлар чакыралар. Шундый матур кызлар инде, бөтен размерлары туры килгән… Тик мәхәббәт түгел. Менә шул нык бай абзыйлар табигыйлектән мәхрүмдер кебек тоела. Күл түгел, урман түгел, мәхәббәт түгел… Бар да ясалма. Ходайның үзеңә атап бирелгән хозурлыкларын күрү сәләтеннән мәхрүм кешеләр үзләренә үзләре хозурлык тудырырга омтыла, үзләренә һәм якыннарына Ходай булырга маташалар. Чүт кенә онанизм… Берни дә әйтеп булмый монда… Аллага табынучылар Ходай биргән мөмкинлекләр белән яши, акчага табынучылар – акча биргән мөмкинлекләр белән.

Тигезлек бар…

Ул тигезлек җанда булырга тиеш. Шуңа ирешкәндә генә кеше бәхетле була аладыр. Күңел тынычлыгы инде ул. Күңел тынычлыгы оҗмахның бер төре бугай.

Ә теге сэнсейны мин әле дә сагынам. Касәне учларыма алам да төрле хәрәкәтләр ясап карыйм. Тик хәзер мин бүтән инде. Һәм ул касәдә дә су түгел, ул касәдә хәзер – минем җаным. Нинди генә кискен адымнар ясасам да, мин аны түкмәскә, чайпалдырмаска тырышам. Касә тигез, җан тыныч булырга тиеш. Тормыш кануны шундый.

Ә мин сезгә тигезлек телим. Касәләрегез бик чайпалмасын…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү