Россия студентлары беләккә укол салу яки кан алу өчен медикларга кан тамырын тиз генә табу җайланмасын уйлап тапкан

Төмән дәүләт университеты студенты медицина вузында белем алучы дусты белән беләктәге кан тамырын күрсәтүче CyberVein аппаратын уйлап тапкан. Анда канны кайданрак алуның яхшырак булуын күрсәтердәй программа урнаштырылган. Бу хакта Төмән дәүләт университетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акыллыбашлар фикеренчә, аппарат, кан тамырын тиз генә табу мөмкинлеге биргәнлектән, тамырны эзләп, пациентның беләген кат-кат тишүдән һәм авыртудан коткарып калачак.

Уйлап табучылар сөйләп үткәнчә, тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, һәр сигез кешенең берсендә кан тамырларын табу кыенга туры килә. Шуңа күрә алар уколдан курка. Гадәттә кан тамырлары тирәндә урнашкан кешеләрдә шулай була. Шикәр чиреннән, симезлектән интегүчеләр һәм инфузион терапия алучыларның кан тамырлары тирәнгә “кереп китә”. Ә тамырны күрсәтүче аппарат укол кадатуны бермә-бер җиңеләйтә.


Фикер өстәү