Татарстанда шторм кисәтуе игълан ителде. 18 июльдә 20:00 сәгатьтән 19 июльдә 18:00гә кадәр республика территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр, боз, көчле җил булачак.
Җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк дип фаразалана. Уурыны белән — 24кә дә җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Көндез һава температурасы +26дан +31 градуска кадәр эссе булачак.