Казанда бушлай йога дәресләре үткәрелә

Кабан күле яр буенда йога һәм медитация буенча бушлай дәресләр узачак. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

Йога буенча дәресләр дүшәмбедән шимбәгә кадәр 7:00дә үткәреләчәк. Үзең белән спорт келәме һәм су алырга кирәк. Дәресләргә керү ирекле, шимбә көнне узачак тренировкаларда катнашу өчен теркәлү таләп ителә. Әлеге чаралар Такташ ур., 24 адресы буенча урнашкан фитнес-үзәк янындагы мәйданда булачак.

Медитация ясарга теләүчеләр өчен дәресләр якшәмбе көнне 8:00 сәгатьтә узачак. Иртән салкынча булган очракта, оештыручылар плед алырга киңәш итә. Медитация өчен урыннар саны чикләнгән, теркәлү өчен сылтама буенча кергез. Дәрес Һ.Такташ ур., 35 адресы буенча урнашкан ишкәкләү мәктәбе пирсында үткәрелә.

Дәресләр һава торышы начар булу аркасында үткәрелмәскә мөмкинлеге искәртелә хәбәрдә.


Фикер өстәү