Казанның компьютер клубы янында атыш булган: зыян күрүче бар

Казанда Павлюхин ур., 99б адресы буенча урнашкан «AIM_cyberspace» компьютер клубы янында атыш булган, анда бер кеше яраланган.

Шаһитлар сүзләренчә, низагка керүчеләрнең берсе пневматик пистолеттан ата башлаган. Пуля очраклы узып баручы эләккән.

Әлеге тирәдә яшәүчеләр сүзләренчә, биредә мондый хәлләр еш кабатлана. Алар якында  гына балалар бакчасы булганлыктан сабыйлар өчен борчылуларын әйткәннәр.


Фикер өстәү