Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны арткан

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән авыруның 41 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә инфекциягә каршы көрәш буенча оператив штаб. Бу алдагы көнгә караганда, өч тапкыр күбрәк.

Тәүлек эчендә 28 кеше хастаханәгә озатылган. Республикада пандемия башыннан бирле чир йоктыручыларның гомуми саны 153 406га җиткән. Тәүлек эчендә 123 пациент савыккан, барлык авыручылар саны 149 952гә җиткән.

Пандемия башланганнан соң Татарстанда 1996 кеше үлгән.

COVID-19 белән авыручылар саны арту бөтен Россия буенча теркәлә. Шулай итеп, узган тәүлек эчендә 6391 яңа очрак ачыкланган, бу алдагы көнгә караганда 706га күбрәк.


Фикер өстәү