Без әле кая барабыз?

Замананың бер «чир»е безгә дә килеп җитте: моңа кадәр авылымда хат ташучылар белән проблема юк иде. Күп еллар Илдус абый Минһаҗев эшләде, аны Фәйрүзә алыштырды. Аннан Люда, Гүзәлия, Раушания, Люция… – барысы да кешеләр белән яратып эшләде, тавыш-тын чыкканны, ризасызлык булганны ишеткән юк иде. Менә инде ярты еллап авылыбызда чынлап эшләүче хат ташучы юк.

Вакытлыча эшләп торган Гөлнар да туктады. Биш мең сум акчага (кечкенә авылларда 0,4 ставка гына түләнә) беркем дә көн саен авыл урамын урап, аена ничә кабат өй саен йөреп, түләүләр җыеп, пенсия, субсидия, почта өләшеп йөрмәс шул. Әле товар сатарга дигән планнары да бар бит.

Бездә генә түгел, җирлекнең башка авылларында да бар инде бу проблема. Күрше Биктәш белән Салавыч Сәрдегәнендә әнә авылның мәдәният йорты җитәкчеләре Гөлирә Нуриева белән Рәмзия Гарифуллина, авылдашларының хәленә кереп, өлешчә бу хезмәткә алынган. Иске Салавычта да гомер-гомергә ике бригадада ике хат ташучы булды. Менә бер елга якын инде 287 хуҗалыклы авылга Илүзә Миңнемуллина берүзе хезмәт күрсәтә. Яшь булса да, бик тырышып, аңлашып эшли дип беләм.

– Почта килер алдыннан сәгать унберләргә бүлекчәгә киләм, кичке сигездән дә иртә кайтканым юк, – ди Илүзә. – Уңайлы булсын өчен газета-журналларны авыл урамнары буенча өч өлешкә бүлеп, тәртипләп тезеп куям һәм шул тәртиптә өләшәм дә. Баштарак кыен булды, берничә ай әнием дә булышты. Хәзер ияләндем инде. Салавычта газета-журналларга бик күп язылалар. Җомга көнне авылның бер өлешенә генә өләшергә дигән газета-журналлар белән рюкзагым тула, әле кулымдагы пакетымны да шыплап тутырам. Авырсынып әйтмим, аңлап язылган авылдашларга бик рәхмәтле мин. Алар белән аңлашып-килешеп эшләгәнгә, шөкер, язылу буенча планым да, товар сату буенча планым да үтәлә. Кешеләр белән эшләгәндә һәркемнең күңеленә юл табарга тырышасың инде, олылар белән олыларча, яшьләр белән яшьләрчә сөйләшәсең. Психолог та булырга туры килә, кем уен-көлке ярата, кем бик җитди. Хәзер бөтен кешене өйрәнеп беттем дисәм дә була. Алар да миңа ияләште инде…

Өч йөзгә якын хуҗалыкның күпчелегендә пенсия яшендәге өлкәннәр бар. Ничектер шулай гадәтләнгәннәр, бездә күпләр пенсияне карта белән түгел, хат ташучылар аша ала. «Андыйлар кимеми, киресенчә, соңгы вакытта пенсиягә чыгучылар өстәлә генә бара. Түләүләрне дә Салавыч буенча бик аз кеше онлайн түли. Син кереп алгач, бик җайлы диләр», – ди Илүзә. Менә шуннан аның эш күләме аермачык күренә дә инде: бер хуҗалыкка аена әллә ничә тапкыр керергә дә кирәк (пенсия-субсидияләр бер көнне килми, шулай ук түләүләр дә). Болар гына да түгел, айга бер көн билгеләп, Сәрдегәнгә дә түләүләр җыярга менә. 50 хуҗалыклы ул авылда да аны көтеп торучылар бик күп.

Үткән җәй буе биктәшлеләр кибетсез-сатучысыз калып тилмергән иде. Эшләргә кеше булмаганлыктан, шәхси эшмәкәр кибетен ябарга мәҗбүр булды. Ярый әле, тагын бер якташ эшмәкәр, арендага алып, прилавка артына үзе басты… «Бездә дә Алсу туктаса, аның урынына керердәй кеше юк, кибетсез дә калсаң, нишләргә кирәк?!» – Авылдашлардан бу фикерне шактый ишетергә туры килә. ФАП мөдире Раушания Минһаҗева да пенсия яшендә, ул туктаса, урынына кеше табылырмы, дип тә шикләндерә… Укып-ишетеп торабыз, андый проблемасы булган авыллар да бар.

«Олы йортка ни кирәк – кече йортка шул кирәк», – ди халык мәкале. Хат ташучысыз да бик кыен икән…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү