Чаллыда урамда уйнап йөрүче балаларга утлы коралдан атканнар

Чаллы халкы социаль челтәрләрдә урамда балаларга травматик коралдан атулары хакында хәбәр итә.

«Кичә көндез 64/06 нчы йорттан балалар мәйданчыгындагы балаларга атыш оештырдылар. 12 нче кат балконыннан ике егет атты», — дип язган шәһәр кешесе.

Яр Чаллы Эчке эшләр идарәсендә ату турындагы хәбәр «Автозаводский» полиция бүлегенең кизү частендә теркәлгән, дип раслыйлар. Әлеге участокка хезмәт күрсәтүче участковый тикшерү үткәрә, дип яза «Челнинские известия».

Әлеге хәлнең шаһитләрен 112, 02 номерына шалтыратуларын сорыйлар.


Фикер өстәү