Баш табиблар һәм мәктәп директорлары үз чыгымнарын күрсәтергә тиеш булачак

Хезмәт министрлыгы коррупциягә каршы чаралар эшләгән.

Россия Хезмәт министрлыгы түрәләр, шулай ук бюджет оешмалары һәм дәүләт корпорацияләре җитәкчеләренең “аппетитын” кысмакчы. Министрлык Россия законына җитәкчеләрнең чыгымнарына контрольлекне көчәйтүне күздә тоткан төзәтмәләр керткән. Оешмалар җитәкчеләре, шул исәптән мәктәп директорлары, хастаханә- сырхауханәләрнең баш табиблары, балалар бакчалары мөдирләре керемнәре һәм чыгымнары турында хисап тотачак, дигән сүз бу. Әлегә алар закон буенча керемнәрен генә күрсәтергә тиеш.

Коррупциягә каршы чараның барлыгы 206,6 мең кешегә кагылуы күздә тотыла. Росстат мәгълүматлары буенча, илдә дәүләт һәм муниципаль оешмалар шул санда. Закон проекты хупланган да инде. Гамәлдәге закон буенча, җитәкчеләрнең чыгымнарына ел дәвамында автомобиль, күчемсез милек, кыйммәтле кәгазьләр, цифрлы валюта кебек кыйммәтле әйберләр белән алыш-бирешләре керә.


Фикер өстәү