Татарстанда яшенле яңгырлар һәм боз явуы көтелә

Бу атнада Татарстанда яшенле, көчле яңгырлар, урыны белән боз яву көтелә. Шул ук вакытта көндез һава температурасы +31 градуска җитәчәк.

Синоптиклар чәршәмбе – 27 июльгә республикада кыска вакытлы яшенле яңгырлар фаразлый. Пәнҗешәмбе һәм җомгада – 28, 29 июльдә көчле яңгырлар көтелми. Көндез һава температурасы +25…+31 градус, төнлә +14…+20 градус булачак. Гидрометеоүзәкнең башлангыч мәгълүматларына караганда, ял көннәрендә – янә яшенле яңгырлар. Әмма бераз җиләсләнә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +22…+27 градус чикләрендә генә тирбәләчәк.


Фикер өстәү