Казанның мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләре социаль таксидан файдалана алачак

Казанның  мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләре бушлай таксидан файдалана алачак. Проект «Бергә булдырабыз» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

Сервис тулы көченә 15 нче августтан эшли башлаячак, ул 18 яшькә кадәрге инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен ачык булачак. Дәвалану, тернәкләндерү, ял урыннарына кадәр фонд карамагындагыларны ике автомобиль – Chevrolet Niva һәм Niva Travel йөртәчәк.

Сәфәр өчен алдан язылырга кирәк. Сервис турында тулырак мәгълүмат «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Бергә булдырабыз» хәйрия фонды берләшмәсендә тәкъдим ителгән, сорауларын WhatsApp мессенджерында +7(960)040-40-42 телефон номеры буенча бирергә мөмкин.

Социаль такси шулай ук Татарстанның Питрәч, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында эшләячәк, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» автоном коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы матбугат хезмәте.


Фикер өстәү