Сүздә генә калмасын. Мәгариф министрлыгында ният һәм чынбарлык турында сөйләштеләр

Өстәмә белем, һөнәри белем бирү оешмаларының замана таләпләренә туры килү-килмәве, мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүнең төп юнәлешләре, мәктәптә кимсетү, үсмерләр җинаятьчелегенә каршы көрәш. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышында әнә шул мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

Әйтмә син авыр сүз…

Әлеге Иҗтимагый советның эшчәнлеге турыдан-туры халык фикерен белешүгә барып тоташа. Шуннан чыгып, алар бурыч-максатлар билгели һәм шуларны үтәргә керешә.

Утырышта каралган төп мәсьәләләрнең берсе – балалар һәм үсмерләрнең буллингка, ягъни эзәрлекләүгә дучар булуы. Иҗтимагый совет әлеге мәсьәләргә кагылышлы, ким дигәндә, өч программа һәм методик кулланма әзерләү бурычын куйган булган. Нәтиҗәдә ике җыентык эшләп чыгарганнар,  укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр өчен төрле чаралар, онлайн лекторийлар үткәрелгән. Утырышта катнашкан Иҗтимагый совет әгъзалары, бертавыштан: «Бу гына аз», – диде. Баласы психологик эзәрлекләүгә дучар булган ата-ана нәрсә эшләргә, кая барырга тиеш? Балаларга бу очракта үзләрен ничек тотарга? Методик тәкъдимнәр генә мәсьәләне хәл итмәячәк – ахырда әнә шундый нәтиҗәгә килделәр һәм бу хакта тагын җыелып сөйләшергә сүз куештылар.

Артык түгел таман гына

2021/2022 уку елына Татарстанның гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 5–18 яшьлек 613 меңләп бала исәпләнә. Иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова сүзләренә караганда, 1 июль күрсәткечләре буенча балаларның 77,4 проценты өстәмә белем ала. Бу күрсәткеч көтелгәннән дә югарырак булып чыккан. Сүз уңаеннан, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының махсус навигаторы аша балаларның күңеленә хуш килгән юнәлешне сайлап алу мөмкинлеге бар. Хәзерге вакытта анда 2222 оешманың 25 меңләп программасы тәкъдим ителгән.

Кисәтү генә җитми

Балаларны кырын эштән саклап калу өчен, аларны криминаль субкультураларга каршы көрәш чаралары белән тәэмин итү бурычы да куелган булган. Моның өчен 2020/2021 уку елыннан бирле Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланган «Пилот Т2» проекты эшли. Проект кысасында мәктәп укучылары арасында махсус тест уздыралар. Мисал өчен, 2021 елда 542 белем бирү оешмасында укучы 17068 баланың 809ына аерым игътибар кирәклеге ачыкланган. Мәсьәләне хәл итү өчен, профилактик чаралар алып барырга, яшьләргә шөгыль табарга тырышканнар. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта республикадагы балалар хәрәкәтендә 320 меңләп  бала һәм яшүсмер исәпләнә, бу – укучыларның гомуми санының 80 проценты дигән сүз.

Эшли-эшли укыйлар

Татарстанга эштән курыкмаучы белгечләр кирәк. Шуңа күрә заманча һөнәри белем бирү оешмаларының санын арттыру максаты куелган. Бүген аларның саны 45кә җиткән. 2022 елда мондый белем бирү оешмалары рәтенә Әлмәт политехника техникумы белән Кече бизнес һәм эшкуарлык көллияте өстәлгән.

Мондый оешмаларны заманча инфраструктура белән тәэмин итү аларга ресурс үзәге статусы алырга мөмкинлек бирә. Һөнәри белем алучы егет-кызларның эш бирүчеләр белән элемтәсен ныгыту, белем белән бергә тәҗрибә дә туплау, яхшы белгечләрне җәлеп итү – кыскасы, ниятләр зурдан, мөмкинлекләр генә булсын.

Җайга салырга кирәк

Утырышта мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүнең төп юнәлешләре дә каралды. Хәзерге вакытта Татарстанда 500ләп гомуми белем бирү оешмасында аларда инклюзив белем бирү оештырылган. Махсус белем бирүдән тыш, мөмкинлекләре чикле балаларны ял белән тәэмин итү, инвалидлар өчен махсус шартлар булдыруны системага салу өчен 2030 елга кадәр исәпләнгән махсус план кирәк булган. Һәм ул инде расланган да.

Шушы план кысасында 2022 елның беренче яртыеллыгында мөмкинлекләре чикле балаларга белем бирүчеләр өчен укыту-методик ярдәмлекләр әзерләнгән, мәгълүмати порталлар эшчәнлеге контрольгә алынган. Ләкин бу – зур эшләрнең башы гына әле.

 

 


Фикер өстәү