Татарстанда 38 яшьлек ир-ат батып үлгән

Татарстанның Лаеш районы Урта Девятово авылында бер ир-ат суда батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 

Фаҗига турында хәбәр бүген 4.21 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыру буенча 112 бердәм номерына килгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.

Урынга 2 нче зональ эзләү-коткару отрядының водолазлар төркеме чыкты. 38 яшьлек ир-ат мәете ярдан 15 метр ераклыкта иртәнге унда табыла. Мәетне ярга чыгарганнар һәм хокук саклаучыларна тапшырганнар.

Фаҗиганең сәбәбе ачыклана. Сулыкка салкын чишмәләр чыгуы булгеле.

 


Фикер өстәү