Бармы син, юкмы, рецессия?

Дөнья икътисады авыр сулыш ала. Базарларның бикләнүе, энергия чыганакларына бәяләрнең кискен һәм күп тапкыр күтәрелүе, азык-төлек инфляциясе, гомумән, товарлар һәм хезмәтләрнең кыйммәтләнүе җитештерүчеләр өчен дә, кулланучылар өчен дә авыр проблемага әверелә.

Биржа һәм криптотүнтәрелешләр утка ялкын өстиләр. Бюджетларын криптовалюталарга корган кайбер дәүләтләр бар. Аларга хәзер дефолт куркынычы яный. Зур халык күтәрелешләреннән курку проблемаларны яшерүгә, алар хакында «яңа тел» (новояз) белән сөйләшүгә китерә. Рәсми хакимиятләр киң массаларга хакыйкатьне белдерүдән куркалар, башларын комга яшерәләр. АКШның Финанс министрлыгы җитәкчесе ил икътисадының авыр хәлен «үсештән соң кирәк булган акрынаю» дип бәяләде. Байден да аңа ияреп, «рецессия куркынычы юк» дип тәкрарларга мәҗбүр булды. Чынлыкта, глобаль икътисад җитештерүне киметә, ике квартал рәттән кимү рецессия дип атала. Планетаның күпчелек төбәкләрендә инде икътисади проблемалар барлык тишекләрдән дә пар булып бәрә. Кытай югары квалификацияләр тозагына килеп капты. Илдә айтичылар кирәгеннән артык күп, ә менә эретеп ябыштыручылар җитешми. Яшьләр арасында эшсезлек 2017 елдан бирле даими рәвештә үсә һәм 19,3 процентка җитте. Бу – Җир шарындагы өченче күрсәткеч. Испания һәм Һиндстан гына яшьләр эшсезлеге буенча Кытайны узып киттеләр. Аларда бу сан – 27–28 процент. Һәр өч яшь кешенең берсе диярлек эшсез булган җәмгыятьне күз алдына китерегез. Икътисади үсешнең барлыгы-юклыгын шуннан чамаларга була. Эшсезлек чин яшьләрен дәүләт хезмәтенә урнашуга омтылдыра. Чиновникларның хезмәт хаклары чамасыз зур түгел, әмма тотрыклы эш урыны бу кимчелекне каплый. Си Цзиньпин кулына диплом алган яшьләрне бер сәгатьтә баю турындагы хыялларын онытып торырга чакырды.

Илдә хәлнең катлаулы булуын җинаятьчелек үсешеннән дә чамаларга була. Лос-Анджелес полициясе (АКШ) халыкны кыйммәтле бизәнү әйберләре тагып, яхшы машиналарда йөрмәскә чакырды. Димәк, аларда бездәге узган гасырның туксанынчы елларындагы вазгыять чәчәк ата.

Мюнхендагы (Германия) Икътисади тикшеренүләр институты илдәге икътисади климат индексының биш пунктка түбәнгә тәгәрәвен хәбәр итә. Агымдагы икътисади шартлар индексы да кискен түбәнгә сикергән. Икътисади тикшеренүләр институты президенты Клеменс Фуэст: «Германия рецессия чигендә тора. Энергиягә югары бәяләр һәм газ дефициты куркынычы икътисад җилкәсенә авыр йөк булып ятты», – ди. Илдә бәяләр болай да кушаяклап чаба. Банкирлар көзгә аларның яңа кискен күтәрелешен вәгъдә итә.

Электрга бәяләр күтәрелеше элеккеге капиталистик муллык җәмгыятьләрен дә аны куллануга башка күзлектән карарга этәрә. Швеция хөкүмәте энергетикларны криптовалюталар майнингы өчен күпме электр энергиясе китүен тикшерергә чакырды. «Безгә энергияне криптовалюталар җитештерүгә тотканчы, корыч кою заводларын тәэмин итү мөһимрәк», – диләр хөкүмәттә.

                                      Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү