Рөстәм Миңнеханов Федор Шаляпинның юбилеен билгеләп үтү турында Указга кул куйган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2023 елның февралендә опера җырчысы Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулуны билгеләп үтү турында Указга кул куйган.

“Рус опера җырчысының дөнья һәм илебез мәдәниятенә бик зур өлеш кертүенә бәйле рәвештә тантаналы чаралар үткәреләчәк”, – диелгән Татарстан Президенты сайтында басылып чыккан Указда.
Президент администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Оештыру комитетына җитәкчелек итәчәк. Ул тантананың төп чаралары планын әзерләячәк.


Фикер өстәү