Саклык Банкы 20 елга беренче тапкыр хәбәр бәясен арттыра

Банк җибәргән хәбәр өчен, карта төренә карап, аена 40 сумнан 70 сумга кадәр түләргә туры киләчәк.

Саклык Банкы, 20 елга беренче тапкыр буларак, картадагы акча хәрәкәте турында хәбәрләр бәясен 1 августтан 10 сумга арттыра. Бу хакта ТАСС банкның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Билгеләп үтелгәнчә, хәбәр бәясе, карта төренә карап, 40 яки 70 сум тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта “Сберкарта” кредит картасы буенча җибәрелә торган хәбәрләр бушлай булып кала.
Банкта басым ясап әйтүләренә караганда, бәя арту соңгы 5 ел эчендә бизнес күләменең ике тапкыр үсүенә бәйле. “Клиентларның финанс операцияләре саны да, җибәрелә торган хәбәрләр төре дә артты”, – дигән Саклык Банкы белгече.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Банк вкладлар буенча ставканы киметеп, 7 процентка калдырган. Шулай ук ипотеканың төп төрләре буенча да ставка үзгәртелгән.


Фикер өстәү