Татарстан волонтерларын бәйгедә катнашырга чакыралар

Ихтыярилык, яшьләр сәясәте һәм коммерциясез сектор өлкәсендәге белгечләр “Мобильлек программасы” кысаларында стажировка үтү өчен бәйгедә катнашуга чакырыла.

Мобильлек программасы “Мәгариф” илкүләм проектының “Социаль активлык” федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Конкурста катнашуга заявкалар ДОБРО.РФ платформасында “Конкурсы” бүлегендә (https://contests.dobro.ru/pm) 31 июльгә кадәр кабул ителә.

Стажировка түбәндәге алты юнәлеш буенча үткәрелә:
– Россия субъектларында ихтыярилык;
– социаль өлкә, медицина һәм донорлык;
– мәдәният һәм мәдәни мирас объектларын саклау;
– гадәттән тыш хәлләрдә ихтыярилык, югалган кешеләрне эзләү;
– әйләнә-тирә мохитне һәм хайваннарны саклау;
– яшьләр сәясәте.
Җиңүчеләргә үз төбәкләрендә стажировка узу өчен финанс ярдәме күрсәтеләчәк.
Конкурсны волонтерлык үзәкләре ассоциациясе Яшьләр эшләре федераль үзәге белән берлектә үткәрә.


Фикер өстәү