Индус Таһиров, ТФА академигы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының беренче, 1992–2002 еллардагы җитәкчесе:
Бөтендөнья татар конгрессының барлыкка килүе чын мәгънәсендә тарихи вакыйга булды. Ул тиз арада татар милләтенең халәтен, яшәешенең төп проблемаларын күрә алырдай оешма булып өлгерде. Татарларның кайда яшәүләренә дә карамастан, аларның сулышын сизеп, бер җан, бер тән булып яши башлауларына нигез салды, Татарстанның мөстәкыйльлеген ныгытуга үз өлешен кертте.
Эшчәнлегебезнең иң нәтиҗәле ысулы – башкарма комитет тарафыннан уйлап табылган һәм дөреслеген тормыш үзе раслаган күчмә утырышлар булды. Аның беренче утырышы Түбән Камада үтте. Күчмә утырышларны үткәрү, гадәти хәлгә әверелеп, милли оешмаларыбызның җирле хакимиятләре белән аңлашып яшәвенә юл ачты. Аларның берсенә махсус тукталуны кирәк дип саныйм. Ул 1998 елның 9–10 мартында Санкт-Петербургта, шәһәр губернаторы Владимир Яковлев катнашында булды. Губернатор очрашуыбызның икенче көнендә конгресс әгъзалары белән мәчеткә килде һәм анда сугыш вакытында зарарланган манараны торгызуда ярдәм итәчәген әйтте. Аның ярдәме белән Казанның иске йортлардан торган Свердлов урамы төзекләндерелде һәм шуннан соң ул Петербург урамы дип атала башлады.
Гомумән, без күп губернаторлар белән аралашып яшәдек. Саратов губернаторы Дмитрий Аяцков ярдәме белән шәһәр уртасында татар гимназиясе ачылды. Свердловск өлкәсе губернаторы Эдуард Россель ярдәме белән Урал университында татар тарихын өйрәнү лабораториясе эшли башлады. Ул Конгрессның күчмә утырышында хөкүмәт әгъзалары белән тулы составта катнашты. Шунда ике якның министрлары бергә эшләү турында килешүләр төзеделәр.
Екатеринбургта, Ульяновскида, Казахстанның Чимкент шәһәрендә, Самара өлкәсенең Камышлы районында узган утырышлар шулай ук уңышлы булды. Кайбер мөһим мәсьәләләр буенча очрашулар Киев, Минск, Уфа, Әстерхан, Иваново, Төмән, Нижневартовск, Чиләбе, Пермь шәһәрләрендә дә оештырылды. Бу чараларда мәгариф, мәдәният, радио-телевидение мәсьәләләре буенча килешүләр төзелеп, кабат очрашкан вакытта аларның үтәлеше тикшерелә торган иде. Конгресс Ульяновск, Оренбург, Новосибирск, Омск губернаторлары, Удмуртия һәм Якутия президентлары белән эшлекле мөнәсәбәттә булды. БДБ илләре шәџәрләрендә оешкан дистәдән артык милли оешмалар белән элемтәдә торды.
Милли хәрәкәтнең үзенчәлеге Россия төбәкләрендә милли-мәдәни мөхтәрият органнары барлыкка килүдән гыйбарәт. Шунысы сөенечле: шушы автономияләр аркылы милли эшләр башына югары катлау зыялылар килде. Алар татар тормышын үстерүгә зур өлеш керттеләр.
Утыз ел күз ачып йомгандай үтте дә китте. Аны оештыручылар урынына яңа буын барлыкка килде. Алар җиңел булмаган шартларда милләтебезнең киләчәген кайгырталар. Телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу һәм ныгытуны үзләренең төп бурычы итеп саныйлар. Безнең эшебезне дәвам итәләр.