Милләт җыены: ниятләр һәм гамәлләр

 Дөнья илләрендә яшәгән татарлар сигезенчекорылтайга җыела. Тагын бер тапкыр. Иң беренчесъезд әле дә күз алдында. 30 ел үтеп китсә дә, ул кичә генә булган кебек. Шул ук Казан, Җәлил театры, шул ук Ирек мәйданы. 1992 елның 19 июне кояшлы көн иде. Мин, делегатларга ияреп, залга кереп утырмадым. Оештыру төркеме вәкилебуларак, Җәлил театры залына кунакларны керттем дә яңадан мәйданга чыктым. Анда татарча музыкаяңгырый, театр алды мәйданында билгеле кешеләр, республиканың иң зур җитәкчеләре дә биюгә катнашып китә. Бернинди сценарийда язылмаган тамаша.

Әлбәттә, бу көнне алдан уйланган сүзләр,  гамәлләр, ихлас елмаюлар да күп булды. Тантаналы рәсми сүзләр бу юлы татарча яңгырады.Элекке Офицерлар йорты, хәзерге шәһәр Ратушасының (бер гасыр элек анда Дворянское собрание утырган) түбәсендәге колонкалардан яңгыраган татар көйләрен конгресс ачылышытрансляциясе алыштырды. 1917 елның 22 июлендә нәкъ шул бинада дини, милли, хәрби Шураларның уртак корылтаенда Россия мөселманнарының милли-мәдәни автономиясе төзелгәнлеген беләбез.Менә шул матур бина ягыннан татар конгрессының беренче съезды авазлары ишетелгән иде. Бүген дә шул көнне әйтелгән сүзләр колакта яңгырый.

 Менә оештыру комитеты рәисе Мөхәммәт Сабировпрезидиум сайлата һәм беренче зур чыгыш өчен Минтимер Шәймиевкә сүз бирә. «Ниятебез изге, юлыбыз туры» дип аталган бу нотык хәзер дә онытылмаган һәм искермәгән. Ачылыш тантанасын да, Беренче Президент чыгышын да шул мәйдандааягүрә килеш дулкынланып тыңлыйм. Залга кереп тору кая! Башкача мөмкин дә түгел, эссе һәм хисле, киеренке залда йөрәк чыдамас иде кебек.

   Чөнки тарихда беренче тапкыр шундый җыелу, шундый сүзләр, карарлар, проектлар яңгырату беркайчан да булмаган. Татар халкының язмышы, гасырлар аша бүгенге көнгә килеп җитү турындасүзләр татарча, иң югары мөнбәрдән ишетелде

  Сез, мөгаен, бу сүзләрне төзәтерсез, моңа кадәр булган зур җыеннарны, хан яки мөфтисайлауларны, Бөтенроссия мөселман корылтайларын, милли хәрәкәт җыеннарын искә алырсыз. Батый ханнар, Олуг Мөхәммәтләр һәмбашка патшалар үткәргән җыеннардан башлап, узган гасыр башындагы Мәскәү, Петербург, Түбән Новгород, Казан мөселманнары корылтайлары, хәтта Бөтенроссия милли-мәдәни мохтариятетурында әйтерсез.

Хәтта  Садри Максуди, Заһир Бигиев, Гаяз Исхакыйлар җитәкчелегендә  1917 елның маенда Мәскәүдә Әсәдуллаев йортында 900 делегат  катнашында үткән Россия мөселманнары корылтаенда да татар халкының бөтен төбәкләре, катлаулары исеменнән милләт язмышын тикшергәннәр дип әйтеп булмый. Анда февраль инкыйлабы, патша төшерелгәч, Россия язмышы каралган.

Татар мәсьәләсенә тыныч, конструктив, төпле караш булдыру беркайчан җиңел булмагандыр.Хәтта ТАССР төзелеп, социалистик милли мәгариф, мәдәният булдырган совет чорындагы җыелыш-декадаларда да милли тарихлар искә алынмый иде. Аларда катнашучыларның составы, географиясе, төрле катлаулардан сайланып килүе Бөтендөнья татар конгрессы съезды белән тиңләшә алмас иде. 1917 елдагы «Дини Шура», «Милли Шура» яки «Хәрби Шура» белән татар җыеныарасында аерма зур. Мөселман съездлары делегатларының 90 проценты татар булса да,махсус татар җыены түгел иде алар.

   Безнең заманда милләт турында ачык сөйләшү форсаты туды. Татар җыенында катнашкан түрәләр, генераллар, зур эшкуарлар да, «гади» укытучылар, тракторчылар да, әгәр дә алар татар булсалар һәм милләт мәнфәгате турында кайгыртсалар, шул ук залда мандатларын күтәреп тавыш бирә яки тәкъдим кертә алалар. Моның өчен аларның сайлану, җыелу тәртибе гамәлдәге кануннар буенча хәл ителергә тиеш.

  Без яшәгән чорда милли хәрәкәтне күтәргән шәхесләр, алар сайлаган Милли Мәҗлесләр, Милли Идарәләр дә һич рәнҗемәсен. Аларның җыелу, сайлану тәртипләре татарлар күпләп яшәгән Россия һәм Татарстан  кануннары белән килештерелмәгәч, бу ниятләр гамәлгә керә алмаслар иде. Безгә бөтен халык һәм дәүләт тарафыннан да таныла торган җыелыш һәм гамәли оешма кирәк иде. Татарлар яшәгән дәүләтләргә һәмхалыкара хокук нормалары кысасына сыеп эшли торган оешма ихтыяҗы туды. Татар конгрессы шундый булырга тиеш. Нәкъ шундый җыенда делегатлар татар халкы исеменнән Татарстанны яклап, аның татар милләтенә кирәклеген өздереп әйтте. Һәм татар конгрессының хокукларын, легитимлыгын  инкарь итү мөмкин түгел иде.

  Минтимер Шәймиев беренче съезд ачылышында татар милләтенең гаять катлаулы һәм фаҗигалетарихы, хәзерге заманда милли яшәү рәвеше турында сөйләде. Китерелгән аргументлар бәхәссез иде.

   Менә 30 ел иде татар конгрессы  милли үсеш, туган телне, мәдәниятне саклау миссиясе юлыннан бара. Татар мохитендә мәгърифәт, мәдәният, фән һәм матбугат эшләрен алып барганда, Татарстан мөмкинлекләре эшкә җигелә. Татарның тәрәккыяте милли-мәдәни оешмалар һәм Татарстандагы гуманитар үзәкләр, милләттәшләр яшәгән төбәкнең хакимият органнары, башка милләттәшләр беләнхезмәттәшлегенә бәйле.

 Яшьләрне гореф-гадәтләргә, мәдәнияткә җәлеп итүбүген дә гомумтатар оешмасының төп бурычы булып кала. 32 ел элек, СССР үзгәргән чакта, яңа Россия дәүләте төзелгәндә, Татарстан Республикасы тигез хокуклы субъект буларак, федерацияне гамәлгә кую максаты белән Декларация кабул иткән иде. Шул хокукны яклап,референдум үткәргәннән соң, татар конгрессы җыелгач дөньяга килгән татар балалары хәзермәктәпкә йөри. Бу конгресс турында аларның әти-әниләре дә ишетеп кенә белә. Хәзер тормышка аяк баскан буынның ният-гамәлләре нинди булыр соң?Кирәкме аларга тел һәм милләт? Аңлыймы алар безнең җырларны? Концерт-спектакльләргәйөриме, без үткәргән Сабан туйларындакатнашамы? Гомумән, глобализация һәм сәяси мохит дөньяны үзгәрткән чорда бүгенге татарлар кая таба бара?

Хәзерге шартларда рухи-мәдәни тормышка, гыйлем-мәгълүмат алуга интернет, компьютер, кесә телефоны тәэсире һәм кибет бәяләре, байлыкка омтылу, акча эзләү ниятләре алга чыга.

Быел җыелган сигезенче корылтай ниләр хәл итәр,дип көтеп торучылар да бардыр. Яңа заман элекке сорауларны яңача итеп куя. Милләтне саклауда,телне, мәдәниятне яшәтүдә булган мөмкинлекләрдән файдалана беләбезме? Шәһәргә күчеп яши башлаган «урбан-татар»лар милли тәрбиянең, туган телнең кадерен беләме? Телне мәктәптә һәм мөстәкыйль рәвештә, репетитор яки интернет ярдәмендә өйрәнү мөмкинлеге барлык татарларга аңлашыламы икән? Балаларыбызны «ШаянТВ» каналын карарга өйрәтәбезме? Яшьләребез нинди гәзит-журналллар укый, интернетның нинди сәхифәләрен карый? Татар төбәкләрендә милли оешмаларның интернет битләре ачылганмы, челтәрдә, матбугатта милләт турында мәгълүмат җитәрлекме? Matbugat.ru,«Татмедиа Junior», «Ютюб-татарочки» кебек проектларга иярүчеләр, аларны узып китәргә тырышучылар күренми. Цифрлаштыру елында милләттәшләр арасында онлайн элемтәне көчәйтәсе, интернетның үзен милли эшкә җигүөчен нидер эшлисе бит….

Көндәлек тормышта туган телне куллану, сибелгән татарны глобаль челтәр ярдәмендә туплау, тарих-мәдәният белән кызыксыну үзебезнең нияткә бәйле. Әйтик, татар белән татарга туган телдә сөйләшергә нәрсә комачаулый?  Телне белмәү,диярсез. Ә туган телебезне ярыйсы ук белүче ике татарга туган телдә сөйләшергә, татарча радио-телевидение кабызырга кем комачаулый соң? Татар белән татар үз телендә сөйләшсен, туган тел иркен кулланылган чараларга йөрсен дигән теләк һәм ниятне каян гына аласы? Яшьләр бер-берсен күрсен, сәхнәдә, дәрестә, хезмәт урынында, интернетта танысын әйдә! Үз милләтеңнән булган килен яки кияү, бала-чагалар, оныклар милли гореф-гадәт, тәрбия мохитендә үссен. Башка милләт вәкиле белән гаилә корганда, бер-береңне таныту, кирәк кадәр мәдәни традицияләргә өйрәтүдә җәмәгатьчелек тә үз сүзен әйтә алыр иде.Моның өчен татар конгрессы тарихы буенча диссертацияләр, хатирәләр китабы язылырга, беренче съездлар турында документаль фильмнар төшерелергә тиештер. Милли хәрәкәт, мөһаҗирләр,татар конгрессы музее булмау гаҗәпләндерә. 2030ел элек, видеопленкалар җитмәү сәбәпле,оператив телерепортажларның сөртелеп барган булуы аяныч!

Тагын нәрсәләр бар? Этнопедагогиканың матур җимешләрен күреп алып, аларны хуплау, зурлау. Милли тәрбия җитмәгән яки уңышсызлыкка очраган чакларда ниндидер нәтиҗә ясау, тормышны үзгәртү. Берәр төрле бәхетсезлек очрагы булса,татар кешесенә бәйле җинаять эшләнсә, кайгыга төшәм. Гадәттә милли тәрбия алган, иманлы гаиләләрдә андый кешеләр үсми.

Хәзер коммерцияле булмаган оешмалар (НКОлар)Татарстанда гына да 5 меңнән артык. Алар өчен грантлар бүленә, конкурслар оештырыла. Шундыйгрантлар алу өчен проектлар әзерләү милли оешмалар өчен дә мөһим күрсәткеч булыр иде!Кыскасы, Татар конгрессы съездында җитди ниятләр турында сөйләшү мөмкинлеге бар.Иншалла, бу җыен да хәтердә калыр, милли тормышка уңай үзгәрешләр кертер  дип ышанам.

 

Римзил Вәлиев,

журналист, 19922002 елларда Бөтендөнья татар конгрессы

Башкарма комитеты рәисе урынбасары


Фикер өстәү